Казанда «ТЮРКСОЙ» оешмасының XXII утырышы була

Казанда «ТЮРКСОЙ» оешмасының XXII утырышы була

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 30 майдан алып 1 июньгә кадәр Казанның «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр залында төрки халыклар мәдәният министрлыкларының «ТЮРКСОЙ» дип исемләнгән даими Советы XXII утырышын үткәрә. Әлеге утырыш – «ТЮРКСОЙ» оешмасының Казанда узачак икенче утырышы. 1998 елда Казанда узган төрки халыкларның «Нәүрүз» дип исемләнгән театр фестивале кысаларында аның IX утырышы булып үткән иде.

төрки халыкларның мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүдә булышлык итүче «ТЮРКСОЙ» бердәм Халыкара оешмасына Татарстан Республикасы 1992 елда кабул ителә. Шул вакыттан бирле ул оешма тарафыннан кабул ителгән программаларны тормышка ашыруда актив эш алып бара.

30 майда узачак утырыш барышында оешма эшчәнлеге тикшереләчәк, төрки халыкларның мәдәниятен саклау буенча Халыкара Үзәк төзүгә әзерлек эшләре барышы каралачак, шулай ук «ТЮРКСОЙ»ның веб-порталын булдыру мәсьәләләре белән бергә, «ТЮРКСОЙ»да опера көннәре», «Ак шаман, Кара шаман» һәм «Ауропа-Азия» дигән Халыкара проектларның эшләре дә каралачак. Утырыш кысаларында сынлы сәнгать өлкәсендә оешманың премиясен дә тапшыру да планлаштырыла. Ул 2004 елда Төркиянең Фетхие шәһәрендә төрки халыклар рәссамнарының VII иҗат лабораториясе нәтиҗәләре буенча тапшырыла.

Әлеге рәссамнарның эшләреннән торган «Фетхие-2004» дип аталучы күргәзмә 30 май көнне республиканың Сынлы сәнгать музеенда ачыла. Шулай ук бу көнне «Каппадокиядә биш көн» дип исемләнгән фотокүргәзмәне тәкъдир итү дә була. Анда Әзәрбәйҗан һәм Татарстан фоторәссамнарының эшләре урын алачак.

Утырышта катнашучылар кичен Казанның Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында «Нәүрүз» дип исемләнгән театр фестивален ачуда катнаша. 1 июньдә исә алар кабат «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр залында утырышны ябу чарасына җыелачак.