Казан дәүләт консерваториясе үзенең күркәм юбилеен билгели

Казан дәүләт консерваториясе үзенең күркәм юбилеен билгели

(Казан, 25 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе үзенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Әлеге уңайдан тамашачылар игътибарына өч көн рәттән, ягъни 27 майга кадәр С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында төрле концерт программалары тәкъдим ителә.

Бүгенге кичә Рихард Вагнерның орган һәм симфоник оркестр өчен язылган композициясе белән башланып китәчәк. Моннан тыш концертта Вивальди һәм Россининың, шулай ук татар классиклары Рөстәм Яхин һәм Нәҗип Җиһановның инструменталь һәм вокал музыка әсәрләре яңгыраячак. Тантанада Яр Чаллы шәһәренең Игорь Лерман җитәкчелегендәге «Провинция» дип аталган камера оркестры чыгышы да көтелә. Әлеге оркестр белән бүген Америка кунагы, танылган дирижер Эдуард Шмидер җитәкчелек итә. Кунаклар арасында Мәскәүдән скрипка остасы Алексей Кошванц һәм Санкт-Петербургтан килгән пианист, күренекле милләттәшебез Хәнәфи Чинакаев та бар.

Консерваториянең юбилеена багышланган чаралар 27 май көнне «Оркестрлар парады» дигән концерт белән тәмамлана.