Түбән Камада «Тукайны укыйбыз» проектының өченче сезоны башланды

Һәр чыгарылышта татар классигының әсәрләрен төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр вәкилләре укыячак.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада «Тукайны укыйбыз» проектының өченче сезоны башланды. Бу юлы мэриянең матбугат хезмәте биш программа тәкъдим итәргә ниятли. Түбән Кама районының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.Һәр чыгарылышта татар классигының әсәрләрен төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр вәкилләре укыячак. Аларның барысын да бер нәрсә – Татарстанның милли мирасына мәхәббәт берләштерә.Быелгы сезонда бер яңалык та кертелгән: шигырьләрне Түбән Каманың Тукай хөрмәтенә аталган урамында яшәүчеләр, шулай ук әлеге урамда урнашкан учреждение хезмәткәрләре укый. «Бу яңалык - «Минем шәһәрнең урамнары» проектына хөрмәт билгесе», - дип искәртә чыганак. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Түбән Камада «Минем шәһәрнең урамнары» проекты кысаларында киң колачлы чара оештырулары хакында хәбәр иткән иде.