«Тәртип» радиосы «Милли фото» хәрәкәтен башлап җибәрде

Радио хезмәткәрләре данлыклы «Сәйяр» труппасына охшатып фотога төшкән.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). «Тәртип» радиосы инстаграм социаль челтәрендә «Милли фото» акциясен башлап җибәрде.

«Легендар „Сәйяр“ труппасының образлары белән илһамланып, милли рухлы фотосессия үткәргән „Тәртип“ радиосы инстаграм социаль челтәрендә „Милли фото“ дип аталган хәрәкәткә старт бирә», — дип хәбәр итте оештыручылар.

Хәрәкәткә кушылырга теләүчеләргә милли киемнән төшкән фотоларын шәхси аккаунтларына урнаштырып, @Tartip.tatar радиосын билгеләргә һәм #МиллиФото хештегын куярга кирәк.

Катнашучыларның фотоларын @tartip.tatar аккаунтында күреп булачак.