420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Илһам Шакиров исемендәге «Татар-моңы» фестивалендә Россиянең барлык төбәкләренә дә катнашу таләбе куелачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сөйләде.
«Быел беренче тапкыр „Татар моңы“ фестиваленә Илһам Шакиров исеме бирелде. Мин оештыру комитеты рәисе. Быел 19 апрельдә Казан-Экспода Илһам Шакиров залында зурлап гала-концерт белән үткәрергә ниятләгән идек. Хәзер эпидемия сәбәпле күчерелде», — диде ул.
Милли шура рәисе фестивальнең бөтен өлкәләр белән берлектә узачагын әйтте.
«Эчке кагыйдәләрен караячакбыз, барлык төбәк җитәкчеләренә Илһам Шакиров исемендәге „Татар-моңы“ фестивалендә катнашуга безнең яктан таләп куелачак, ярдәм күрсәтеләчәк. Россия күләмендә елдан ел саны, сыйфаты буенча күтәреп, моң бәйгесе дәрәҗәсенә җиткерергә телибез. Җыр-моң аша милләтне дә, телне дә сакларга, тәрбия дә бирергә була», — диде Васил Шәйхразиев.