Баулы районында үзешчән сәнгать смотры старт алды

Бер сәхнәдә чөнки бу көнне татар, рус, удмурт һәм чуаш милли-мәдәни үзәкләре чыгыш ясады.

(Баулы, 25 март, "Татар-информ", "Хезмәткә дан").  Баулы районында үзешчән сәнгать смотры башланды. Кызыл-Яр авылы татар милли-мәдәни үзәгендә беренче сайлап алу концерты узды. Быелгы үзешчән сәнгать смотры “Җырлый туган авылым” дигән исем белән сәхнә киңлекләрен яулый, дип яза җирле басма.

Кызыл-Яр мәдәният йортының тамашачы залында алма төшәр урын да юк иде. Җирле авыл халкы гына түгел, ә дүрт авыл җирлегеннән килгән тамашачы-җанатарлар да байтак иде. Бер сәхнәдә чөнки бу көнне татар, рус, удмурт һәм чуаш милли-мәдәни үзәкләре чыгыш ясады.

Икенче этап Новозареченск бистәсендә булачак, аннары Татар Кандызында, Александровкада һәм Исергәп авылларында. Барлык чыгышларга йомгак ясалгач, зур концертлар залында апрель башында гала-концерт белән смотр-бәйге тәмам булачак.