Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

“Мәдәният, интеллектуаль милек, иҗади казаныш – ул җәмгыять үсешенең мөһим ресурсы”, - диелгән котлауда

  (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин мәдәният хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.

“Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм – Мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Безнең республика мәдәнияте югары темплар белән үсеш ала. 2014 ел – Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы вакыйгаларга бик бай булды: Болгар ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы булды, күп санлы кызыклы һәм мөһим проектлар гамәлгә куелды. Узган ел 25 мәдәни мирас объекты реконструкцияләнде, мәдәният учреждениеләренең матди базасын ныгыту һәм модернизацияләү буенча зур эш башкарылды. Россия Президенты игълан иткән Әдәбият елында да безнең республиканың мәдәни потенциалы үстерү буенча эшчәнлек дәвам итә.

Безнең уртак уңыш – ул сезнең җаваплы һәм үзегезне аямыйча хезмәт кую нәтиҗәсе! Мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре – үзенчәлекле “ранг” белгечләре, рухи-әхлакый, якыннарга һәм Ватанга мәхәббәт кебек тормыш кыйммәтләре формалашу аларның эшчәнлегеннән тора. Мәдәнияттән башка милли тәңгәллекне, халык традицияләрен саклау, яшь буында патриотлык һәм толерантлык хисләре тәрбияләү турында әйтеп булмый. Мәдәният, интеллектуаль милек, иҗади казаныш – ул җәмгыять үсешенең мөһим ресурсы”, - диелгән котлауда