Минтимер Шәймиев Владимир Мединский белән очрашты

М.Шәймиев мәртәбәле кунакка “Мәдәни мирас: борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проекты буенча корылмалар стендын һәм макетын күрсәтте

  (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республиксы Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский белән очрашты.

Очрашуда М.Шәймиев мәртәбәле кунакка “Мәдәни мирас: борынгы Болгар каласы һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” проекты буенча корылмалар стендын һәм макетын күрсәтте.

Владимир Мединский РФ Мәдәният министрлыгы катнашында гамәлгә куела торган федераль дәрәҗәдәге проект белән яхшы таныш. Ул 2012 елның ноябрендә Болгарда һәм Зөядә булды. Бүген ул соңгы вакытта нинди эшләр башкарылуы хакында сөйләүне сорады. Аны шулай ук “Яңарыш” фонды эшчәнлегендәге яңа вакыйгалар да кызыксындырды.

Минтимер Шәймиев Владимир Мединскийга республиканың Болгар тарихи-археология комплексы һәм Зөя тарихи-археология комплексын Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү буенча ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитеты белән агымдагы эшләре турында белдерде. Шулай ук киләчәктә дә РФ Мәдәният министрлыгы белән ТР Мәдәният министрлыгының мәдәни-тарихи мирас объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.