news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Васил Шәйхразиев Ульяновск шәһәрендәге татар мәдәният үзәгенең юбилеенда булды

Үзәк 25 ел элек Россиядә иң беренчеләрдән булып ачылган.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ульяновск шәһәрендәге татар мәдәният үзәгенә 25 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм чарасында өлкә губернаторы Сергей Морозов һәм Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Моннан 25 ел элек Россиядә иң беренчеләрдән булып ачылган татар мәдәният Үзәгенең үткәне, бүгенгесе һәм андагы иҗат коллективлары хакында сөйләделәр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен дистәгә якын үзешчән сәнгать коллективы, түгәрәкләр һәм иҗат клублары эшли. Шуларның икесе «Халык коллективы» дигән мактаулы исемне йөртә. Аларның чыгышларын өлкә тамашачылары гына түгел, ә илебезнең байтак төбәкләрендә дә карап сокландылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100