Эшче яшьләр слеты «Наше время - Безнең заман» фестивалендә җиңәргә өйрәтә

«Идел» яшьләр үзәгендә Эшче яшьләрнең өченче слеты үтте.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда эшче яшьләрне «Наше время-Безнең заман» фестиваленә катнашырга әзерлиләр.

Эшче яшьләрнең III слеты «Идел» яшьләр үзәгендә үтте. «Слёт «Наше время-Безнең заман» IX эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә әзерлек кысаларында узды. Семинар-тренингларга фестивальнең потенциаль катнашучылары чакырылган иде», — дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Сиксәннән артык катнашучы алдында республика министрлыклары вәкилләре, фестиваль хәрәкәтен оештыру комитеты әгъзалары, педагоглар һәм «Наше время-Безнең заман» фестиваленең җиңүчеләре чыгыш ясады.

«Фестивальдә катнашучыларга карата таләпләр бик югары — номерларның сыйфатыннан башлап, конкурсантларның киеменә кадәр. Шуңа күрә алдан әзерләнү бик мөһим», — диде «Наше время-Безнең заман» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. Ул семинарда да, конкурста да катнашу бушлай булуын искәртте.

Семинарларны Заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы мөдире, Марина Полтева (Мәскәү); куючы режиссер Дмитрий Платонов (Мәскәү); «Сдвиг» Казан театрының сәнгать җитәкчесе Александр Фельдман һ.б. алып барды.

«Наше время-Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, ел саен слет кысаларында үткәрелә торган чаралар планы үзгәрә, катнашучылар өчен яңа биремнәр барлыкка килә, алар киләчәктә яшьләргә фестивальдә җиңәрлек номерлар булдырырга ярдәм итә ала.

«Наше время-Безнең заман» фестивале берләштерә торган зур проект. Аның ярдәмендә эшче яшьләр үзара аралаша, дуслаша. Кеше тормышында эш һәм өй генә түгел, ә иҗатка да урын булуы мөһим. Без фестивальдә катнашучыларның зур бер гаиләгә әйләнүен теләдек һәм без моңа ирештек», — диде Айдар Гайнетдинов.