Зәй музеенда “Без бергә” турниры узды

Анда 1нче номерлы мәктәпнең 6 сыйныф укучылары катнашты.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, “Зәй офыклары”, Юлия Бутакова). Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Без сакчылар” дип аталган спорт уеннары турниры уздырылды, дип яза җирле басма. Анда 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Турнирда катнашучыларга солдат булу биреме бирелде. Аннан укучылар Шаталов гарнизонының аерым взводын тәкъдим иттеләр. Аларга биремнәр язылган карточкалар таратылды. Уенчылар рядовойдан алып генералга кадәр исемлекне төзеделәр. Сугыш темасына биремне дә укучылар җиңел үтәделәр. Ә алдагы биремдә алар тамашычыга артлары белән утырып, алып баручының кулында нинди картина булуын сораулар ярдәмендә табарга тиеш иде. “Армрестлинг” көчлеләр турнирында да сынатучылар булмады.