ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм Франциянең "Telmondis" компаниясе җитәкчелеге Казанда “Алтын Урда” балетында булды

Франция компаниясе белән милли балетны “Mezzo” Европа телеканалында туры трансляцияләү турында сөйләшүләр алып барыла

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Екатерина Виславская). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Резедә Ахиярова музыкасына Георгий Ковтун хореографиясендә  “Алтын Урда” балеты күрсәтелде. Спектакльне ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм "Telmondis" Франция компаниясе вәкилләре карады.

Милли балетның премьерасы үткән елның сентябрендә булды. “Алтын Урда” балетын сәхнәгә кую эше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә өч ел дәвам итте. Либреттоны ТРның халык шагыйре Ренат Харис язган.

Бу – Алтын Урданың таркалу вакытындагы тарихын сәнгатьчә интерпретацияләү. Төрле декорацияләр фонында көрәшләр, бәйрәмнәр күрсәтелә. Шулай ук мәхәббәт "өчпочмагы" да бар. Батый ханның рухы ике күренештә дә дәүләтне коткарып калырга тырыша, ләкин бу чынга ашмый.

Бүген тамаша залы тулы иде. Тамашачылар арасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә булды.

Шулай ук спектакльне "Telmondis" компаниясе генераль директоры Денис Морлье һәм аның президенты Антуан Персе карады. Алар милли балетны “Mezzo” Европа телеканалында туры трансляцияләү белән кызыксына.

Мартта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләре белән очрашкан иде, ирешелгән сөйләшү кысаларында июльдә “Шаляпин. Нуриев. Казан” опера-балет фестивале гала-концерты Европа телеканалларында күрсәтелде.

Театрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, әлегә балетны трансляцияләү турында сөйләшүләр алып барыла, 24 һәм 25 нче февральдә “Telmondis” җитәкчелеге спектакльләрдә була.

Белешмә өчен. “Telmondis” компаниясе – дөньяда иң эре аудиовизуаль продукция җитештерүчеләрнең, мәдәни вакыйгаларны видеотрансляцияләүчеләрнең берсе. Компания Парижның Милли операсы, Цюрих опера һәм Брюссель короллеге опера театрлары, Россиянең Мария һәм Зур театрлары белән хезмәттәшлек итә.