Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры Саба гастрольләренә җыена

Тамашалар районның 6 мәдәният учагында тәкъдим ителәчәк

 (Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры 3-7 мартта Саба районы авылларына гастрольләргә чыга.

Гастрольләрне, гадәт буенча, яңа төзелгән, әле күптән түгел генә файдаланылышка тапшырылган мәдәният учакларының берсеннән - Эзмә авылы клубыннан башлыйлар. Узган ел кариевлылар сабалыларга Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәткән булса, бу юлы Илдар Юзеев әсәре буенча куелган “Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз” спектакле белән бара.

...Вакыйгалар вокзал янындагы йортта торучы гаиләдә бара. Көннәрдән-беркөнне уллары «Мин өйләнәм!» дип әтисе-әнисе янына кыз алып кайта. Әти-әнисе каршы килсә дә, егет сүзендә нык тора... Улларының бәхете өчен ата белән ана нинди генә адымга бармый. Хәтта аерылышалар да, әлбәттә, чынлап түгел, ә яңа фатир алу өчен генә.

Режиссер Ренат Әюпов һәр сәхнә әсәренә үзенчә якын килә, әлеге комедия жанрындагы әсәргә дә ул яңача сулыш өргән. Монда инде геройлар гаилә корып бәхетле яшәү турында гына түгел, ә тормышта үз урыннарын булдырып, хыялларын тормышка ашыруны да максат итеп куя.

Спектакльләр Саба мәдәният йортында, Эзмә, Кызыл Мишә, Килдебәк, Явлаштау һәм Шәмәрдән бистәсе клубларында куелачак, дип хәбәр иттеләр әлеге театрның матбугат хезмәтеннән.

Искәртеп үтәбез: кариевлылар күптән түгел генә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез янына оештырылган  гастроленнән кайтып төшкән иде.