БДБ илләре халыкларының “Үзенчәлекле мәдәният 2014” I фестивале уза

Анда 11 ил катнаша

 Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бу көннәрдә Казакъстанның Алматы каласында үзенчәлекле чара – БДБ илләре халыкларының “Төлтума мәдениет 2014” (“Үзенчәлекле мәдәният 2014”) I фестивале уза. Шушы берлек киңлекләрендә яшәүче халыкларның мәдәни үзенчәлекләре белән алматылылар бу айда шимбә саен таныша, соңгысы 1 мартта була һәм аларның һәркайсында берничә илнең милли мәдәнияте туплап, шәһәрнең төрле районында тәкъдим ителә. Фестивальдә Казакъстан, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Молова, Украина, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Кыргызстан, Россия, шулай ук “РФ составындагы иң күп санлы халыклы республика буларак “ Татарстан да катнаша. Җыр-биюле, конкурслы, ярминкә-сәүдәле андый чара халыкны күпләп җәлеп итә, дип хәбәр итә әлеге төбәктәге милләттәшләр.

Искәртеп үтәбез: Алматының 2014 елда БДБ илләренең мәдәни башкаласы булачагы турында былтыр октябрь аенда Минскида хәл ителгән иде.  

Татарстан башкаласы Казан исә – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы, һәм аның (елның) ачылыш тантанасы 26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә билгеләнгән.