Татар композиторы дусларын җыя

Татар композиторы дусларын җыя

(Уфа, 25 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган татар композиторы һәм җырчы Наил Шәймәрдәнов бүген Уфаның Шәһәр мәдәният сараенда үзенең иҗат кичәсен үткәрә.

Бай программалы зур концерттан гыйбарәт бу мәдәни чара «Озын булсын гомерләр!» дип атала. Анда Наил Шәймәрдановның Башкортстандагы иҗатташ дуслары Фәдис Ганиев, Айдар Галимов, Хәсән Усманов, «Кәрвансарай» төркеме егетләре, шулай ук Татарстаннан Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева, Резеда Шәрәфиева, Равил Галиев, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов һәм башкалар катнаша. Наил Шәймәрдановның әйтүенә караганда, иҗат кичәсендә сәнгать осталары аның 30 дан артык җырын башкарачак.

Башкортстанның Әлшәй районында туып үскән Наил Шәймәрдәнов бәләкәйдән сәнгатькә тартыла. Музыка коралларында уйный, матур итеп җырлый. Шуңа күрә аның Казан мәдәният институтына укырга керүенә беркем дә гаҗәпләнми. Наил әфәнде үзенең милли мәркәзебездә белем алуына шатланып бетә алмый. «Анда мин шактый гына дуслар таптым, – ди танылган композитор. – Зөфәр Билалов кебек талантлы егетләр белән бергә уку минем киләчәк иҗатым өчен күп нәрсә бирде».

Казанда укып кайткач, Наил әфәнде Башкортстанның Яңавыл районына эшкә чакырыла һәм анда унтугыз ел иҗат итә. Шәһәр мәдәният сараен җитәкләгән елларында ул бу төбәкнең халык сәнгатен, һәвәскәр иҗатчыларны үстерүгә зур өлеш кертә. Моннан ел ярым элек Н. Шәймәрданов Уфага күчеп килде һәм иҗаты өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр алды. Соңгы вакытта аның җырлары төрле сәнгать бәйгеләрендә гел җиңеп чыга. «Кошлар китә», “Атларымны туктатмагыз», «Эх, алмасы!» кебек җырлары нәкъ шундыйлардан.

Наил Шәймәрдановның һәр җыры диярлек халыкчан һәм уйландыра торган. Кәүсәрия Шәфыйкова, Дилә Булгакова, Виниса Фәттахова, Нәзирә Яппарова, Радик Хәкимҗан шигырьләренә язылган җырлары көне-сәгате белән халык арасында популяр булып китә аның. Әлеге иҗат кичәсе алдыннан гына талантлы композиторның «Атларымны туктатмагыз!» дигән аудиоальбомы һәм компакт тәлинкәсе дөнья күргән иде. Анда авторның егермегә якын җыры кергән. Шулай итеп, бүгенге көндә үзенең йолдызлы сәгате сукканны белеп, илһамланып иҗат итә Наил Шәймәрданов һәм үзенең яңа иҗат җимешләрен дуслары белән дә ихлас уртаклаша.