Пермьлеләр кул эше осталарын барлады

Пермьлеләр кул эше осталарын барлады

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Пермь шәһәре хакимияте һәм шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтәрияте Казанның 1000 еллыгы уңаеннан халык иҗаты фестивале үткәрде. Бу зур тантана уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты котлау хаты да җибәрде.

Өч турдан торган бәйгенең жюри рәисе – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов булды. Вокал буенча Гүзәл Бухарова, Ильяс Гыймаметдинов, Лилия һәм Әлфинур Тюмисовлар, нәфис сүз буенча - Йолдыз Вәлиев, ә хореографиядән – өлкә мәдәният һәм сәнгать көллиятенең бию ансамбле лауреат булды. Чигү һәм бәйләү эшләре буенча Рәмзия Гәрәевага тиңнәр юк иде. 200 меңнән артык татар халкы яшәгән Пермь өлкәсендә оста куллы рәссамнар, фоторәссамнар һәм скульпторлар байтак икән. Шулардан милләттәшләребез Рафис Исрафилов, Габит Рамазанов һәм Альберт Фатыйхов кебек осталарның эше фестивальдә аеруча югары бәяләнде. Фестиваль җырчы Фердинанд Сәләховның зур концерты белән тәмамланды.