Күргәзмәдә татар халкы тормышы да чагылдырыла

Күргәзмәдә татар халкы тормышы да чагылдырыла

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Бүген Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә Казанның 1000 еллыгы уңаеннан рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча күргәзмә ачылды. Аны Башкортстан татарлары конгрессының Стәрлетамак һәм шәһәрнең мәдәният бүлекләре оештыра.

Әлеге күргәзмәдә Ишембай, Салават, Күмертау һәм Стәрлетамак шәһәрләреннән һәм республиканың көньяк районнарыннан профессиональ һәм һәвәскәр рәссамнар катнаша. Экспозициядә шулай ук татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган милли киемнәре һәм эш кораллары да куелган.