news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Әлфия Авзалова җырлары яңгыраячак

Бу көнне Россия башкаласында II Халыкара фестиваль-конкурсының Гала-концерты узачак.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 18 февральдә 18.00 сәгатьтә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль-конкурсының Гала-концерты узачак.

Конкурста Россиядән генә түгел, башка илләрдә яшәүче башкаручылар да катнаша. Әлфия Авзалова Россия күпмилләтле этномәдәниятен үстерү тарихына керде һәм дөньяның төрле илләрендә яшәүче ватандашлары арасында танылды. Бу турыда Мәскәү татарлары автономиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гала-концертта Нәфкать Нигъмәтуллин, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Зөлфия Авзалова, Әлфия Шәрипова, Илгиз Мөхетдинов, Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәинов, Сәидә Минубаева, Әминә Әхмәтҗанова, «Мирас» уен кораллары ансамбле чыгышы көтелә.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100