news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Juna төркеме Казан, Чаллы һәм Уфага музыкаль сәяхәткә чыга

Беренче концерт 28 гыйнварда Казанның MOÑ театраль мәйдәнчыгында була.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). 28, 29 һәм 30 гыйнварда Juna төркеме Казан, Чаллы, Уфа шәһәрләрендә концерт бирәчәк.

Татарстанның инди-төркемнәренең берсе, «Елның локаль музыкаль проекты» (2020), «Ел альбомы» (2020), G8 фестиваленең 5 төрле номинация җиңүчесе Juna төркеме 28 гыйнварда Казанның MOÑ театраль мәйдәнчыгында беренче концертын куя. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

29 гыйнварда төркемне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы драма театрында көтәләр, 30 гыйнварда алар Уфада MusicHall27 ресторанында чыгыш ясый.

Соңгы елларда Juna төркеме «Сүнгән йолдызлар», «Карурман», «Моң», «Сәйдәш. Йокысызлык», «Алтынчәч» спектакльләренең көйләре өстендә эшләде. Шулай ук Борис Гребенщиков һәм Сергей Летов белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга һәм ярты илне гизеп, төрле фестивальләрдә катнашырга өлгерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100