news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабада гаилә белән ял итү өчен яңа парк төзеләчәк

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетереләчәк.

Сабада гаилә белән ял итү өчен яңа парк төзеләчәк
Фәнил Мәүлетов

(Саба, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Сабада иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы нигезендә парк төзеләчәк. Сүз халык телендә «әфганчылар паркы» дип йөртелгән урында яңа парк булдыру турында бара. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шул уңайдан Балалар иҗат үзәгендә Байлар Сабасының Закир Йосыпов урамы буйлап урнашкан паркны төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгать тыңлаулары үтте. Ягъни сабалыларга аның нинди буласын үзләренә хәл итү мөмкинлеге дә бирелде.

Залга җитәкчеләр, район үзәгендә, бигрәк тә шул парк тирәсендә яшәүчеләр, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре, гомумән, ул урынның киләчәгенә битараф булмаганнар җыелган иде. Фикер алышуга керешкәнче, «Акварэй» җәмгыяте архитекторы Ирина Чайникова паркны төзекләндерүнең концепциясен тәкъдим итте.

Слайдлардан күренгәнчә, безгә яшел зонасы күп булган матур урында гаилә белән ял итү мөмкинлеге тудырылачак. Балаларны «Цирцит, «Форсаж» комплекслары, тагын әллә нинди элементлары булган мәйданчыкта уйната, таганда атындыра, велосипед белән памп-тректа йөртә, үзебез ябык түбә астындагы тренажерларда шөгыльләнә, яшелләндерелгән каркас скульптураларга карап хозурланып булачак.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча төзекләндерү концепциясе очрашуда катнашучыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетереләчәк. Паркка нинди исем бирүдә кемнәрнең тәкъдиме өстен чыкканлыгы хәбәр ителәчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100