Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада йомгаклары

Төмән шәһәрендә үткәрелгән өлкә татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада кызыклы нәтиҗәләр күрсәтте
(Төмән, 25 гыйнвар, «Татар-иноформ», Бибинур Сабирова). Төмән Төбәк мәгарифен үстерү институты оештырып үткәргән олимпиадаларда татар балалары татар теле һәм әдәбияты буенча көч сынашты.
Өлкә олимпиадасына кадәр татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы башта мәктәпләрдә, аннан соң районнар күләмендә һәм районнарны берләштергән 4 зонада үтте. Өлкә олимпиадасында зонада җиңеп чыкан 18 бала катнашты.
9 нчы сыйныф укучылары арасында Төмән районы Индрәй мәктәбе укучысы Илсөяр Речапова (укытучысы – Рузилә Исмәгыйлова); 10нчы сыйныф укучылары арасыннан Аромаш районы Яңа Аптулла мәктәбеннән Олеся Динмөхәммәтова (укытучысы – Гүзәл Тимеркаева); 11нче сыйныф укучыларыннан Төмән районы Муллаш мәктәбе укучысы Юлия Нәҗметдинова беренче урынны яуладылар. Икенче, өченче урыннарга Төмән районының Индрәй, Вагай районының Казанлы, Ялутор районының Яңа-Атьял, Түбән Тәүде районының Киндерле, Төмән шәһәренең Кырынкүл татар бистәсендәге 52 нче мәктәп балалары лаек булды.
Татар теле яхшы укытылган бу мәктәпләр укытучыларының исемнәре күптән таныш якташларыбызга. Алар: Гүзәл Исмәгыйлова, Асия Зимагулова, Фәния Заһидуллина, Зөлфия Калгаманова, Халидә Кирамова.
Олимпиада өчен сораулар төзегән, аны оештырып үткәргән Сания ханым Насыйбуллина (Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты) олимпиада нәтиҗәләре белән, гомумән алганда, канәгатьлек белдерде. Быел элек бер дә катнашмаган Яркәү районының Кызыльяр, Исәт районының Югары Егәнле (районда бердәнбер татар мәктәбе), Вагай районының Юрмы мәктәпләре дә катнашты, бу инде район һәм зона олимпиадаларында катнашучы мәктәпләрнең саны арта баруын, мәктәп җитәкчеләренең һәм тел укытучыларының олимпиадада катнашу омтылышлары арта баруын күрсәтә, диде ул.
Шунысы да сөендергән Сания ханымны: сораулар елдан-елга катлауландырылып торуга карамастан, олимпиадада катнашучылар арасында югары баллар җыючылар күп булган. Морфологик һәм синтаксис анализларда, бирелгән темага текстлар төзүдә үзләрен шактый көчле күрсәткәннәр балалар. Ә менә татар теленнән русчага тәрҗемә итүдә, бигрәк тә термонологик сүзләрне тәрҗемә итүдә, шактый аксыйлар икән балалар. Димәк, рус теле укытучыларына да дәресләрендә ана теленә таянып, ә бәлки рус теленә таянып, рус теле грамматикасы белән татар теле грамматикасы арасындагы бәйләнешләрне ачып күрсәтүгә әһәмиятләрен арттырырга тиешләр, дигән нәтиҗә ясалды.
Төмән шәһәреннән бер генә бала - Кырынкүл бистәсендәге 52 нче мәктәптән катнашкан олимпиадада, ә менә Тубыл районыннан бер генә бала да килмәгән. Тубылның 15 нче мәктәбендә укыган 300 баланың яртысы – татар балалары, әмма туган телне шуларның 80 генә өйрәнә, ә әдәбият бөтенләй дә укытылмый. Әдәбияттан бернинди белемнәре булмаган балалар катнаша алмый олимпиадада.
Күзәтеп киләбез ки, менә инде 8 нче мәртәбә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы татар этномәдәни мәктәпләрдә туган телне укытуның сыйфатын күтәрүгә үзеннән саллы өлеш кертте. Елдан-елга аның сораулары да катлаулана барды, анда катнашырга теләүчеләрнең дә саны, ниһаять, арта башлады, укытучыларның туган телне укытуга карата җаваплылыгын күтәрүгә дә бер этәргеч көчкә әверелде олимпиада.
Олимпиада уңышларының күзгә күренеп үсә баруында, һичшиксез, Сания ханым Насыйбуллинаның укытучылар белән алып барган эш нәтиҗәләре чагыла. Системалы рәвештә татар теле һәм рус теле укытучыларының белемнәрен күтәрү курслары үткәрелеп килә, һәр районда татар теле укытучылары өчен семинарлар үткәрелде, бу чараларның нәтиҗәләре олимпиада нәтиҗәләрендә дә чагылмый калмады.
Кызганыч ки, мәгариф өлкәсендә әле дә туктамаган оптимальләштерү чаралары укытучыларга методик ярдәм күрсәтү эшенә зыян китерүдән туктамый.
Әгәр дә әлегә кадәр курслар укытучылар өчен түләүсез булган булса, киләчәктә курс өчен я муниципаль үзидарә берәмлеге, я укытучы үзе түләргә тиеш була. Табигый рәвештә, муниципаль үзидарә түли алырмы, дигән сорау туа.
Тагын бер күңелсезлек: олимпиадаларга йомгак ясаганда, Төбәк мәгарифен үстерү институты директоры Ольга Ройтблат киләсе елда олимиадалар үткәрелмәячәк, дип хәбәр итте.