«Мунча ташы” театры Башкортстанга килде

Бар татар дөньясына киң билгеле «Мунча ташы» сатира һәм эстрада театры иртәгә Уфада үзенең иҗади сәфәрен башлап җибәрә
(Уфа, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Инде өч дистә елга якын эшләүче “Мунча ташы” сәнгать коллективы үзенең яңа программасын әзерләгән. Шушы тамашаны хәзер Башкортстан башкаласында дүрт көн дәвамында күрсәтәчәк популяр театр.
Бар татар дөньясында үз жанрында бердәнбер булып калган шушы үзенчәлекле иҗат коллективын Башкортстанда гел сагынып көтәләр. Заллар гел шыгрым була аларның тамашаларында.
Әле “Мунча ташы” Башкортстан башкаласында үзенең гастрольләрен иртәгә Уфа Мотор төзүчеләр мәдәният сараенда башлап җибәрә. Аннан кунаклар Уфаның УЗЭМИК мәдәният сараенда, 28 гыйнварда Башкортстан дәүләт филармониясендә һәм инде 29 гыйнвар көнне “Юбилей” мәдәният сараенда халыкның күңелен ачачак.
Аннан “Мунча ташы” сәнгатькәрләре үз сәфәрләрен республика районнарында да дәвам итәчәк.
Көлдереп ял иттерүче сәнгать осталары шушы тамашалары барган көннәрдә Башкортстанның төрле радио каналларына һәм матбугат басмаларына әңгәмәләр дә бирәчәк, иҗатташ дуслары белән очрашулар да оештырачак.