Кәрим Тинчурин театры янә гастрольләргә җыена

Февраль аенда К.Тинчурин театры республиканың шәһәр һәм районнарында гастрольләрен башлый
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Февральнең 16сыннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры республиканың Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Баулы шәһәрләрендә чыгыш ясаячак.
16, 21, февральдә Түбән Камада Г.Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!” комедиясе, 22сендә — М.Гыйләҗевның “Бала баласы балдан татлы” спектакле, 23ендә Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек” драмасы һәм Н.Гаетбаевның “Ничек кияүгә чыгарга?” әсәре тәкъдим ителә.
Чистайлылар исә 18,19 көннәрендә “Бала баласы балдан татлы” комедиясен күрә ала.
Яр Чаллыда гастрольләр 21 февральдә Р.Сәгъдинең “Сынган беләзек” мелодрамасы белән башланып китәчәк. 22сендә труппа Н.Гаетбаевның “Ничек кияүгә чыгарга?” 23ендә — Г.Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!” комедияләрен күрсәтә. Спектакльләр “КамАЗ” мәдәният сараенда булачак.
Әлмәт тамашачысы тинчуринлыларның чыгышын 25 февральдән күрә ала. Бу көнне аларга Г.Зәйнәшеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!” комедиясе тәкъдим ителсә, 26сында “Бала баласы балдан татлы” спектакле, 27сендә “Сынган беләзек” мелодрамасы һәм 28 февральдә “Ничек кияүгә чыгарга?” комедиясе күрсәтелә.
К.Тинчурин театрының республика шәһәрләренә гастрольләре 29 февральдә Баулыда “Бала баласы балдан татлы” комедиясе белән төгәлләнә, дип белдерә театрның матбугат хезмәте.