Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбургка сәфәргә җыена

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбургка сәфәргә җыена

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Февраль аенда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Оренбург шәһәренә иҗади гастрольләргә юл алачак.

Өч көнгә исәпләнгән сәфәр барышында ансамбль оренбурглыларга үзенең «Казан турында риваять» дип исемләнгән яңа программасын тәкъдим итәчәк. Билгеле булганча, ансамбльнең алдагы репертуарына нигезләнеп эшләнгән әлеге программада милли колоритлар белән бергә, заманча бизәлешләр дә кертелгән. “Бер карт истәлекләре”, “Буынннар чакыруы”, “Аучы һәм кыз”, “Тимерче” биюләре әнә шундыйлардан.

«Казан турында риваять» дип исемләнгән программа концертның беренче өлешен генә тәшкил итә. Икенче бүлек исә “Яңа елда яңа исемнәр” дип атала. Ул күптән түгел ансамбльгә кабул ителгән яшьләр белән таныштырудан гыйбарәт булачак. Әлеге бүлектә яшь артистлар аерым номерлар күрсәтә.

Оренбургтан кайткач, ансамбль Татарстанның Азнакай, Баулы районнарына һәм Сарман районының Җәлил бистәсенә юл алачак.