Муромцево районының татар балалары туган теленә башлангыч мәктәпләрдә генә өйрәнә ала

Муромцево районының татар балалары туган теленә башлангыч мәктәпләрдә генә өйрәнә ала

(Омски, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Сания Мирхалиева). Омски өлкәсенең Муромцево районында 3 татар авылы бар. Аларның барсында да мәктәпләр бар, әмма башлангыч кына. 5нче сыйныфтан башлап татар балалары күрше рус авылы мәктәпләренә йөри башлый.

Авыл яшьләренең күбесенең, эш эзләп шәһәрләргә күчеп китүләре сәбәпле, мәктәпләрдә укучылар саны шактый кимегән. Чуртанлы авылында, мәсәлән, быел авыл мәктәбенә 3 кенә бала йөри, ә 5 бала күрше авылда укый. Татар авылларының башлангыч мәктәпләрендә туган тел дә укытыла. Тазлар мәктәбенә узган ел Татарстаннан татар теле дәреслекләре дә килгән. Димәк, балаларның күбесе туган телен белеп үсә. Ләкин шунысы аяныч, авылларында урта мәктәп булмау сәбәпле, алар туган телне өйрәнүләрен югары сыйныфларда да дәвам иттерә алмый.