Якынлашып килүче яңа ел уңаеннан Милли музейда күргәзмә ачылды

“Могҗиза көткәндә” күргәзмәсенә килүчеләр кызыклы экспонатлар белән генә танышып калмый, “Кыш бабай остаханәсе”ндә алар чыршы уенчыклары ясау серләренә дә өйрәнәчәк

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген ТР Милли музеенда “Могҗиза көткәндә” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Тантаналы чарага килүчеләрне музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова сәламләде һәм аларны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде.
Билгеле булганча, Милли музей укучыларның кышкы каникул вакытында, балалар һәм үсмерләр өчен дә Яңа ел бәйрәменә багышланган һәртөрле чаралар үткәрә. “Могҗиза көткәндә” күргәзмәсе әнә шундый күркәм бер традицияләрнең берсе. Быел да ул яңа экспонатлар белән шактый баетылган, шулай ук яңа бүлекләр белән тулыландырылган иде. Сәнгать сөючеләр анда чыршы уенчыклары, Яңа ел открыткалары, әкият геройлары сурәтләре төшерелгән шкатулкалар, шулай ук рәсемле китаплар, календарьлар һәм сәгатьләр күрә алды.
Бүгенге күргәзмәгә килүчеләр, башкаланың 1 нче мәктәп укучылары, әкият геройлары белән яңа ел сәяхәтендә йөреп, дөньяны танып белергә өйрәнде, алар шулай ук “Снежная королева”, “Морозко”, “Щелкунчик” кебек әкиятләрдән чыгып, яхшылык белән начарлык кебек сыйфатларның ни икәнлеген аңлады. Моннан тыш, укучылар әлеге әкиятләр белән бәйле экспонатларны да күрә алды һәм алар арасында үзләренең күңеленә хуш килгән әйберләрне дә очратты. Кемгәдер болан, куяннар кызыклы тоелса, икенчеләрен багучылар бүлмәсе үзенә җәлеп итте. Балалар шулай ук узган гасырның 50-60 елларындагы балалар кышкы киемнәре белән дә танышты.
“Могҗиза көткәндә” күргәзмәсе гыйнвар азакларына кадәр дәвам итәчәк. Әйтергә кирәк, әлеге чарага килүчеләр Яңа ел открыткалары, шкатулкалар белән генә танышып калмый, “Кыш бабай остаханәсе”ндә алар чыршы уенчыклары ясау серләренә дә өйрәнәчәк.