Уфадагы татар рәссамы иҗат бәйгесендә җиңде

Башкортстанда яшәүче танылган татар рәссамы, сынлы сәнгать остасы, Башкортстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Вәгыйзь Шәйхетдинов республикада уздырылган иҗат бәйгесендә җиңү яулады
(Уфа, 24 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәүче танылган татар рәссамы, сынлы сәнгать остасы, Башкортстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Вәгыйзь Шәйхетдинов республикада уздырылган иҗат бәйгесендә җиңү яулады.
Башкортстан Рәссамнар берлеге сынлы сәнгатьнең төрле жанрларында рәссамнар арасында зур бәйге игълан иткән иде. Аңа менә ел азагында йомгак ясалды. Талантлы татар рәссамы Вәгыйзь Шәйхетдинов анда “Портрет” жанры номинациясендә соклангыч эшләре белән жюрины әсир итте һәм җиңү яулады.
Вәгыйзь Гайнелгыйлем улы Шәйхетдиновның һәртөрле жанрда бердәй оста иҗат итүе күптән билгеле инде. Бу хакта сынлы сәнгать белгечләре җае чыккан саен мактап сөйли. Шул ук портретларын гына алсаң да, гаҗәеп осталык белән язылганын күрәсең. Ә бит портретлар эшләү җиңел эш түгел. Аны һәр рәссам да булдыра да алмый. Булашып караса да, җиренә җиткерә алмаска мөмкин. Ә менә Вәгыйзь әфәнде портретларны “коеп кына куя”. Ә инде аның пумаласыннан чыккан табигать күренешләре исең-акылың китеп карап торырлык! Республикабызның иң гүзәл почмакларына иренмичә барып, үзенең әсәрләренә “чимал” алып кайта тынгысыз рәссам. Бөрҗән, Белорет, Көергәзе, Бүздәк районнарында, Ачылыкүл, Кандракүл буйларында иҗат сәфәрләрендә булганнан соң, күз явын алырлык дистәләрчә картина туган. Андый әсәрләрдә табигатебезнең иң матур төсләре урын ала. Җәйнең саф, сусыл яшеллеге дә, көзнең сарылы-кызгылтлы ялкынлылыгы да, кышкы урманның күзне чагылдырыр аклыгы да.