Уфадагы милли театрларыбыз Яңа ел бәйрәменә тамашалар әзерләде

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры коллективы, һәр елдагыча, быел да балаларга Яңа ел бәйрәменә күңелле тамаша әзерләп өлгертте
(Уфа, 24 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры коллективы, һәр елдагыча, быел да балаларга Яңа ел бәйрәменә күңелле тамаша әзерләп өлгертте.
Театрның режиссерлары һәм артистлары бергәләп сценариен да язды, сәхнәгә дә күмәк көч белән куйды аны. “Нурзадә белән Нурсылу” исемле яңа ел әкиятендә, гадәттәгечә, Кыш бабай да, Карсылу да, башка образлар да булачак.
“Нур” театрының яңа тамашасы балаларга иң тәүдә 27 декабрьдә тәкъдим теләчәк. Аннан шул ук программаны кышкы каникуллар көннәрендә дә күрү мөмкинлеге була. Сәхнәдә күрсәтелгән тамашадан соң да, театрның фойесында балалар өчен Чыршы тирәсендә бәйрәм кичәсе дәвам итәчәк. Анда аларга төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр оештырылачак һәм Кыш бабай бүләкләре таратылачак.
Яңа ел тамашасын Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры белән Башкорт милли яшьләр театры артистлары да әзерләде. М. Гафури театры балаларга үзенең узган елда әзерләгән тамашасын тәкъдим итә. “Үз йөрәгеңне тыңла!” дип аталган әкият ул. Аны режиссерлар Айрат Әбушахманов белән Хәмит Шәмсетдинов Ганс Андерсенның “Кыш патшабикәсе” әкиятенә нигезләнеп сәхнәләштергән. Гафурилылар шулай ук өлкәннәрне дә игътибардан читтә калдырмады, алар өчен зур концерт әзерләде. Аны 29-30 декабрь көннәрендә күреп булачак.
Башкортстанның М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры коллективы исә Яңа елны каршылаганда һәм кышкы каникуллар көннәрендә балаларга берничә спектакль һәм театрлаштырылган махсус программа тәкъдим итә.