Каюм Насыйри музеенда — мәктәп укучылар өчен бәйрәм

Укучылар өчен әдәби бәйгеләр һәм башка иҗади чаралар да оештырыла
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә Каюм Насыйри музеенда “Кышкы бакчада Яңа ел мизгеле” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша узачак.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге чарага башкаланың мәктәп укучылары чакырылган. Алар музейда узачак бәйрәмдә генә катнашып калмаячак, ә “Җәйге бакча күренешләре” дигән яңа фотокүргәзмә, шулай ук XIX йөздә яшәгән татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйриның эшчәнлеге белән дә таныша алачак. Моннан тыш, укучылар өчен әдәби бәйгеләр һәм башка иҗади чаралар да оештырыла.