Габдулла Кариев театры “Кышкы әкият” дигән спектакль тәкъдим итә

26, 27 декабрь көннәрендә спектакль театрның үз бинасында булачак
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры Шамил Фәрхетдиновның “Кышкы әкият”е буенча куелган спектакль тәкъдим итә. Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, тамаша көндез башкаланың 146 нчы мәктәбендә күрсәтелә, ә кич белән артистлар Балтачның “Хыял” яшьләр үзәгендә Яңа ел бәйрәмендә катнашачак.
Иртәгә “Кышкы әкият” Казанның 155 нче мәктәбендә күрсәтелә һәм 26, 27 декабрь көннәрендә спектакль театрның үз бинасында булачак. 28ендә исә ул Арчаның 5 нче гимназиясендә тәкъдим ителә.