«Ел китабы- 2008» бәйгесендә Хәнисә Алишина китабы лауреат исеменә лаек булды

Төмән «Ел китабы-2008» бәйгесенә шушы төбәктә яшәп иҗат итүчеләрнең 350 ләп китабы тапшырылган булган, алар арасында, рус телендәге китаплардан тыш, татар һәм
(Төмән, 24 декабрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән «Ел китабы-2008» бәйгесенә шушы төбәктә яшәп иҗат итүчеләрнең 350 ләп китабы тапшырылган булган, алар арасында, рус телендәге китаплардан тыш, татар һәм ненец телләрендәге китаплар да бар иде.

Бәйгегә тапшырылган китаплар арасында Төмән дәүләт университеты профессоры, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хәнисә Алишинаның Якуб Зәнкиевның «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романының рус теленә тәрҗемәсе - «Любовь, объятая пламенем» китабы лауреат исеменә лаек булып, «Көмеш литера» призы белән бүләкләнде.