Түбән Камада КВН сезоны төгәлләнде

Түбән Камада КВН сезоны төгәлләнде

(Түбән Кама, 24 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада шәһәр зирәкләр һәм тапкырлар клубы уеннарының чираттагы – юбилей сезоны төгәлләнде. Узып баручы елның соңгы уены кичә Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесында узды.

Сәхнәдә “Первый разряд”, “Паника”, “Пятница тринадцатое” һәм “16 регион” командалары очрашты. Финал уенының билгеле бер темасы юк иде, шунлыктан КВНчылар мәзәкләр өчен объектларны мөстәкыйль рәвештә сайлады.

Нәтиҗәдә, юбилей сезоны – быел Түбән Каманың зирәкләр һәм тапкырлар клубына 10 ел тулды – “Пятница тринадцатое” команадасының җиңүе белән тәмамланды. 2007 ел чемпионнарына диплом һәм акчалата премия тапшырылды.