«ЛиМуК» әдәби-музыкаль клубы чираттагы утырышына әзерләнә

«ЛиМуК» әдәби-музыкаль клубы чираттагы утырышына әзерләнә

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). 28 декабрьдә «ЛиМуК» әдәби-музыкаль клубы үзенең чираттагы утырышын үткәрә. Клубның кунакчыл хуҗабикәсе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре И.Эделева нинди генә чара булмасын, ул аны сүлпән иттереп түгел, ә, киресенчә, чараларны югары рухта һәм бик матур уздыра, дип белдерә А.М.Горький әдәби-мемориаль музееның матубгат хезмәте.

Горький музее дигәннән, «ЛиМуК» әле күптән түгел генә Богоявление чиркәвенең кыңгыраулы бинасында урнашкан Камера Шаляпин залыннан, А.М.Горький әдәби-мемориаль музеена күчте.

Хәзер Казанның иҗат интеллигенциясе әлеге музейда урнашкан «Сукбай эт» («Бродячай собака») дип аталган кафеда җыелачак. Монда кунаклар үзләрен һәрвакыт яхшы хис итәчәкләр. Кафеның зур зәвык белән җиһазландырылган заллары язучыларны һәм шагыйрьләре, артистларны һәм рәссамнарны, сәнгать белгечләрен һәм музыкантларны үзенә чакыра.

Әлеге утырышка да, билгеле, төп әкиятчеләр – Вадим Кешнер, Борис Вайнер, Айдар Нургаянов һ.б. киләчәк һәм алар кунакларны үзләренең талантлары, җор телләре, юморы белән сөендерәчәк: аларның кайсылары Кыш Бабайга, Убырлы карчыкка, ә, бәлки, Кар кызына да әвереләчәктер. Һичсүзсез, анда төрле шаяртулар, пародияләр, танылган шәхесләр тормышыннан Яңа ел маҗаралары, музыкаль композицияләр, романслар башкарылачак, шәмнәр җемелдәячәк, шампанский бөртекләре чәчеләчәк.

Кафеның «Сукбай эт» дип аталауы, тикмәгә генә түгелдер. Ул үткән гасыр башларында Петербургта эшләп килгән һәм иҗат атмосферасы кайнап торган бәләкәй бер ресторанны хәтерләтә.