Чаллы курчак театры “Төньяк әкиятен” тәкъдим итә

Чаллы курчак театры “Төньяк әкиятен” тәкъдим итә

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Тиздән Яр Чаллы дәүләт курчак театрында Инна Заграевская пьесасы буенча сәхнәләштерелгән “Төньяк әкияте” тамашачылар игътибарына тәкъдим ителәчәк. Әкиятне сәхнәгә Түбән Новгород режиссеры Сергей Балыков куя.

С.Балыковның Яр Чаллы курчак театры белән дуслыгы күптәннән. Биредә ул берничә тапкыр спектакльләр куйган иде. “Гусенок” һәм “Энтерпрайз” әкият-тамашаларын урта һәм олы яшьтәге мәктәп укучылары бик яратып кабул итте. Бүген дә әлеге спектакльләр театр репертуарында иң яхшы сәхнә эшләреннән санала.

Пьеса төньякта яшәүче халыкларның берсе — ненец халык легендасына нигезләнеп язылган. Ул дошманлашып яшәүче ике кабиләдән яңа бер кабилә барлыкка килүе турында.

Гәрчә әкият олы яшьтәге балаларга исәпләп язылган булса да, аңа кече яшьтәгеләрне дә җәлеп итү максатыннан, режиссер балаларга әлеге спектакльне әти-әниләре белән берлектә карарга тәкъдим итә.