Бөек Ватан сугышы музеенда рәссам Харис Якупов белән очрашу

Бөек Ватан сугышы музеенда рәссам Харис Якупов белән очрашу

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). 26 декабрь көнне Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында СССРның һәм Татарстанның халык рәссамы, Россиянең Репин һәм Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, рәссам Харис Якупов белән очрашу була. Чарада башкаланың мәктәп укучылары да катнаша.

Х.Якупов 1919 елда Казанда, күп балалы гаиләдә туган. Биредә ул сәнгать училищесын тәмамлый, ә 1940 елны армия сафларына алына.

Бөек Ватан сугышы башланган вакытта Х.Якуповка егерме ике яшь була. 1941 елның 2 июльдән ул, 148 нче Саратов укчылар дивизиясе составында, Белоруссиядәге сугышларда катнаша.

Рәссамлык Х.Якуповта 1941 елның декабрь аенда, фашист гаскәрләрен Мәскәү тирәсендә тугзгытканнан соң “уяна”. Яраткан шөгыле белән ул төннәрен мавыга торган була. Шулай итеп, яшь егетнең рәсемнәрендә — үз күзләре белән күргән вакыйгалар, көрәштәшләренең гадәти көне, җиңүләр урын ала.

Гомеренең дүрт елын сугышта уздырган Х.Якупов күкрәк тулы орден-медальләр белән бергә, туган җиренә рәсемнәр һәм композицияләр дә алып кайта. Кызганычка, алтмыштан артык рәсем туплаган бер альбомы яу кырында — машинада яна.

Х.Якупов — тематик картиналар, портретлар, пейзажлар, натюрмортлар остасы буларак билгеле. Моннан тыш, ул сәяси плакатлар сәнгатенә, газета-журнал, кулланма сәнгать һәм сәнәгать, китап графикасына да зур өлеш кертә. Ул шулай ук педагог, тәнкыйтьче, мемуарлар авторы да, дуслары һәм рәссамнарның иҗади портретларын иҗат итүче дә. Бүгенге көндә аның эшләре төрле музейлар фондлары байлыгын тәшкил итә һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Х.Якупов — республиканың рәсем сәнгате осталары арасында “СССРның халык рәссамы” дигән югары исемгә лаек бердәнбер оста. Ул Россия сәнгать академиясе әгъзасы, СССРның, РСФСРның һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре иясе.

Х.Якупов 25 ел буе Татарстан Рәссамнар берлеген җитәкли. Озак еллар СССР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы, РСФСР Рәссамнар берлеге сәркатибе булып тора.