Уфада паркка Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев исемен бирергә тәкъдим итәләр

Башкортстан Дәүләт Җыенының мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты каршындагы мәдәният буенча Экспертлар советы тәкъдимне хуплаган.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Дәүләт Җыенының мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты каршындагы мәдәният буенча Экспертлар советы танылган башкорт шагыйре Равил Бикбаев исемен Уфа шәһәренең Көньяк микрорайонындагы паркка бирү турындагы тәкъдимне хуплады, диелгән «Башинформ» хәбәрендә.

«Дәүләт Җыены адресына танылган башкорт шагыйре Равил Бикбаев исемен мәңгеләштерүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләр килә, — дип хәбәр итте Дәүләт Җыены рәисе Константин Толкачев. — Республика халкы элек республика башлыгының «Башкортстанның халык шагыйре Равил Төхвәт улы Бикбаев истәлеген мәңгеләштерү турында”гы указы нигезендә башланган эшне тизләтүне сорый. Узган ел Уфа шәһәренең Киров районындагы Көньяк микрорайонында яңа паркка шагыйрь исемен бирү тәкъдиме булган иде. Бүгенге көндә әлеге тәкъдим тормышка ашырылмаган».

Парламент спикеры сүзләренә караганда, хәзер бу мәсьәләгә әйләнеп кайтырга һәм башланган эшне тәмамларга кирәк.