news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Һөнәр» фестивалендә быел Татарстан спектакльләре генә катнаша

Фестиваль быел 1 — 6 декабрь көннәрендә узачак.

«Һөнәр» фестивалендә быел Татарстан спектакльләре генә катнаша
Рамил Гали

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел Татарстан театрлары эшләрен генә күрсәтү белән чикләнәчәк. Ләкин программага кертелгән спектакльләрне куючы режиссерлар арасында Россиянең төрле шәһәрләреннән килүчеләр бар. Бүген «Татар-информ»да «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте.

«Һөнәр» XII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале быел 1 — 6 декабрь көннәрендә узачак. Эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә ул быел кыска вакыт аралыгында гына әзерләнгән. Катнашучы театр коллективлары да Татарстан белән чикләнгән.

«Театрларның ябылмавы билгеле булгач кына фестиваль үткәрү мөмкинлеге туды. Чөнки күп фестивальләр үткәрелми кала яки онлайнга күчә, ә без бер атнадан эшебезне башлый алабыз», — диде Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.

«Былтыр фестиваль программасына 23 спектакль кергән иде. Хәтерләсәгез, Сахалиннан да килделәр. Быел география тарайды. Казан театрларыннан тыш, Буа, Минзәлә һәм Бөгелмә театрлары катнаша», — дип дәвам итте ул.

Алты көн дәвамында 11 коллектив спектакльләр тәкъдим итәчәк. Программага 16 спектакль кертелгән. Алар Казанның алты театр мәйданчыгында күрсәтеләчәк. 

«Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале 2009 елда Камал театры инициативасы белән оештырылган иде. 2019 елдан башлап ул Кариев театры тарафыннан үткәрелә башлады. Фестивальне оештыручылар — ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Театр әһелләре берлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100