news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан жонглерлары «Синяя птица» тамашасында Билан һәм Безруковны гаҗәпкә калдырды

Цирк артистлары Дмитрий Арсентьев һәм Александр Пресняковны Сергей Безруков Зур балалар фестивалендә чыгыш ясарга чакырган.

Казан жонглерлары «Синяя птица» тамашасында Билан һәм Безруковны гаҗәпкә калдырды

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). «Синяя птица» программасында Казанның яшь жонглерлары чыгыш ясады. Алар жюри әгъзалары — җырчы Дима Билан һәм актер Сергей Безруковны гаҗәпкә калдырды.

«Циркта жонглерлык итү яңа жанр түгел. Миңа кызны уятмаска тырышкан уенчыклар идеясе ошады. Артистлар искиткеч яхшы чыгыш ясады», - диде Безруков.

Артист жонглерларны Халыкара Зур балалар фестивалендә катнашырга чакырды, анда цирк юнәлеше дә каралган.

Безруков, Билан кебек үк, жонглерларга 30 секунд өстәмә вакыт бирде. Аннан файдаланып, казанлылар эквилибристика белән жонглерлык итү осталыгын күрсәтте.

Дмитрий Арсентьев һәм Александр Пресняков инде ун ел цирк артисты булып эшли. Жонглерлар Кытайда да чыгыш ясарга өлгерде һәм анда узган Халыкара цирк фестивалендә икенче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100