news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайның яшь пианисткасы Муса Җәлил оныгыннан дәрес алган

Ул «Яңа исемнәр» хәйрия фондлары программасы буенча мәдәни-мәгариф проектында катнашып, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышевадан мастер-класс алган.

Азнакайның яшь пианисткасы Муса Җәлил оныгыннан дәрес алган
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 24 октябрь, «Татар-информ», «Маяк», Резидә Шәрипова). Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Светлана Сергеева җитәкчелегендәге фортепиано классында укучы Наилә Гайнановага шундый бәхет елмайган.

Ул «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» һәм И.Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фондлары программасы буенча мәдәни-мәгариф проектында катнашып, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышевадан мастер-класс алган.

Танылган Россия музыкантлары нефть төбәгенең балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә укучы сәләтле балаларга Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендәге музыка көллиятләрендә фортепианодан кала домра, саксофон, баян, скрипка һәм вокал буенча да мастер-класслар бирәләр.

Азнакай балалар сәнгать мәктәбенннән аларда Рубис Зиятдинов, Динислам Миннеяров (баян), Нәзилә һәм Илгизә Джанзаковалар (домра), Артур Сабиров, Мәдинә Исламова, Элина Вәлиәхмәтова (скрипка), Шамил Ибраһимов (саксафон), Ридель Калимуллин, Ясминә Галләмова (вокал) катнашкан.

Ясминә Галләмова (укытучысы Наилә Шәрифуллина) Суздаль шәһәрендә узачак «Яңа исемнәр» Халыкара җәйге иҗат мәктәбенә сертификат белән бүләкләнгән һәм «Яңа исемнәр» фонды степендиаты булган.

Мастер-класста катнашкан барлык укучыларга һәм аларның укытучыларына сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100