Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабугада бер көндә өч күргәзмә ачылды
Беренче экспозициядә Санкт-Петербургтан килгән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗевның Алабугада иҗат ителгән эшләре тәкъдим ителә.
(Алабуга, 24 октябрь, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең Заманча этносәнгать музеенда берьюлы өч күргәзмә проекты ачылды.
Беренче экспозициядә Санкт-Петербургтан килгән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗевның Алабугада иҗат ителгән эшләре тәкъдим ителә. Бу турыда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рәссам тормыш иптәше Халидә белән бергә Алабугада 10 көн булган, монда 16 картинадан торган тулы бер серия барлыкка килгән. Бирегә килүчеләр борынгы шәһәрнең матурлыгын, көзге табигатьнең гүзәл мизгелләрен күрә алачак.
Тагын ике күргәзмә музей кунакларын уникаль рәсемнең III Алабуга биенналында һәм экслибрис техникасы буенча IV Халыкара Алабуга триенналында катнашучы рәссамнар иҗаты белән таныштырачак.
Конкурслар читтән торып үткәрелде. Чара кысаларында проектларның җиңүчеләрен бүләкләделәр, алар арасында Алабуга биенналында 1 урынны алган Төмәннән Юрий Бычков һәм Екатеринбургтан Наталия Широкова — Экслибрис триенналы дипломанты да бар иде.
Күргәзмәдә экслибрис техникасы белән иҗат ителгән 40 эш, шулай ук 31 уникаль рәсем үрнәге тәкъдим ителгән.
Билетларны Пушкин картасы буенча да сатып алырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз