news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорскида Дәрзаман иҗатына багышланган акциядә барлык республика халкы катнашты

Әлеге акциядә 595 китап укучы катнашты.

(Лениногорск, 24 октябрь, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе игелекле гамәл башкарды. Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап «Читаем Дарзамана. Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз» төбәкара акциясен оештырды. Бу хакта үзәк китапханәнең милли әдәбият бүлеге хезмәткәре Ләйсән Рахманова хәбәр итә.

22 сентябрьдән алып 16 октябрьгә кадәр акциядә катнашучылар язучының аерым әсәрен сайлап алып, укып, үзләрен видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштырырга һәм үзләре турында кыскача мәгълүматны Үзәк китапханәнең электрон почтасына юлларга кирәк иде. Оештыручыларны таң калдырганы — Җәүдәт Дәрзаман иҗатын республика күләмендә яраталар, үз итәләр, укыйлар икән!

Әлеге акциядә Татарстанның 30 районыннан һәм шәһәреннән, башкала Казанның үзеннән барысы 595 китап укучы катнашты. Иң күп катнашучы районнар арасына Саба (144), Кукмара (90), Апас (61), Лениногорск (57), Актаныш (56) кергән. Акциядә катнашучылар арасында яшь буынның, мәктәп укучыларының күплеге күңелләргә хуш килде. Алар арасында иң яшенә 5 яшь булса, ә иң өлкәне 75 яшьтә.

Әлеге чараның ике телдә барганлыгын да искәртеп узуны кирәкле дип саныйбыз. Рус телле китап укучының да татар язучысы әсәрләрен укуы күңелләргә бик хуш килде.Акция тәмам. Әлеге күркәм чарада катнашучы барлык китап сөючеләр дипломнар белән бүләкләнде. 

  • Җәүдәт Дәрзаман Лениногорск районы Сугышлы авылында дөньяга килә. Мәктәп елларында ук күңелендә шигъри сәләт йөрткән Җәүдәт, тора-бара башы-аягы белән иҗатка чума. Казанда укыганда студент елларыннан ук иҗтимагый эшкә тартыла. Үзен сәләтле каләм иясе итеп таныта. Шулай ук «Чишмә» иҗат берләшмәсендә чыныгу алган шагыйрь бүгенге көндә меңнәрчә китап укучының яраткан шагыйре, язучысы.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100