Теләчедә “Моңнар агыла туган якта” районкүләм халык иҗаты фестивале старт алды

Әбдедәге “Кәбестә тозлау” йоласы да җыр- биюсез узмады.

(Теләче, 23 октябрь, “Татар - информ”, "Теләче", Фәнил Нигъмәтҗанов). Теләче районында кабат “Моңнар агыла туган якта” дип исемләнгән районкүләм халык иҗаты сәнгать фестивале старт алды, дип яза җирле басма.

Бу көнне район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия алдында Әбде авылы үзешчәннәре имтихан тотты. Фестиваль-бәйгенең нигезләмәсе буенча концертта фольклор күренеш күрсәтү мәҗбүри шарт булып тора. Бу юлы безгә әбделеләр “Кәбестә тозлау” күренешен тәкъдим итте.

Әбдедәге ”Кәбестә тозлау” йоласы да (хоровод) җыр-биюсез узмады. Аны безгә көзге байлык-муллыкны тасвирлаган “Непоседушки” төркеме тәкъдим итте. “Кәбестә тозлау йоласы”ы “Задоринка” рус фольклор ансамбле тарафыннан башкарылган халык җырлары һәм “Движение” төркеменең дәртле биюләре үрелеп барды. Җирле шагыйрь, студент егет Николай Басковның үзе язган шигырьне итеп сәнгатьле укуы, Нияз Рәхмәтуллин тарафыннан башкарылган “Выйду на улицу” җыры тамашачыларның зур алкышларына лаек булды дип хәбәр ителә “Теләче” газетасында.