Татарстанга Россиянең музей җитәкчеләре җыела

Казанда “Музей эшчәнлегендә актуаль сораулар” темасына фәнни-гамәли төбәкара семинар үтәчәк.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 26 октябрь көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Идел буе федераль округы музей хезмәткәрләре өчен “Музей эшчәнлегендә актуаль сораулар” дип исемләнгән семинар үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте. 

“Семинар кысаларында “Идел буе федераль округы музейлар советы” регионара иҗтимагый оешмасының утырышы уза, - ди Руфия Мөхетдинова.  Семинарны ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Милли музее, И.А.Гончаров исемендәге Ульяновск өлкәсе туган як музее оештыра. Семинарда музей эшчәнлегенә кагылышлы хокуки-норматив сораулар күтәреләчәк. Идел буе музейлары җитәкчеләре туризм, музейара күргәзмәләр һәм төрле оешмалар белән оештырылган бердәм чаралар юнәлешендә төп хезмәттәшлек мәсьәләләре каралачак”.

Семинар вакытында шулай ук Идел буе федераль округы музейлар советы идарәсе эшчәнлеге буенча хисап тотачак. 2017-2018 елларга эш планы барлана һәм идарә составына яңа әгъзалар сайланачак.  
 
Идел буе федераль округы музей хезмәткәрләре арасында оештырылган профессиональ осталык бәйгесенә нәтиҗә  ясалып, бүләкләү тантанасы да узачак, ди чараны оештыручылар.
 
“Музей эшчәнлегендә актуаль сораулар” дигән семинарның  тематик секцияләрендә музей эшчәнлегенә кагылышлы темалар күтәрелә. А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда “Экология - Иминлек - Тормыш”  дип исемләнгән Идел буе федераль округы регионнары арасында оештырылган төбәкара фотоконкурс-фестивале җиңүчеләренең хезмәтләреннән торган күргәзмә дә эшләячәк.
 
Белешмә: “Идел буе федераль округы музейлар советы” төбәкара иҗтимагый оешмасы коммерцияле булмаган оешма буларак 2016 елның 21 октябрендә Ульяновск шәһәрендә гомуми утырыш барышында оеша. “Идел буе федераль округы музейлар советы” профессиональ аралашу, музей берләшмәләренең үзара эшчәнлеге, музейара күргәзмәләр белән алмашынуы, хезмәттәшлек мәйданчыгы булып тора.
 
Советның оештыручылары - Володина Юлия Константиновна, И.А.Гончаров исемендәге Ульяновск өлкәсе туган як музее директоры; Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗановна, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры; Меньшикова Ирина Петровна, Чувашия Милли музее директоры.
 
“Идел буе федераль округы музейлар советы”на 14 төбәктән 58 музей берләшкән. Казанга - Ульяновск, Самара, Ижевск, Оренбург, Йошкар-Ола, Уфа, Саратов, Пенза, Пермь һәм башка төбәкләрдән музей белгечләре киләчәк.
 
Семинарны оештыручылар хәбәр иткәнчә, Татарстан музейларының Гомуми хисап-сайлау җыелышы семинарның мөһим өлеше булып торачак. Аның барышында яңа идарә составы сайланачак, 2013-2016 елларда башкарылган эшләргә хисап тотып, 2017-2020 елларга яңа эш юнәлеше билгеләнәчәк. 
 
Татарстан музейлары ассоциациясе 2013 елда музей оешмаларын һәм Татарстан Республикасы музей хезмәткәрләрен ирекле рәвештә берләштерүче оешма буларак барлыкка килә. Ассоциация республика музейларының эшчәнлеген үзара килешеп эшләүгә юнәлтә.
 
Семинар кунаклары Татарстан һәм Идел буе федераль округы музейлары тәҗрибәсен өйрәнәчәк, Казан шәһәренең музейлары һәм яңа экспозицияләр белән танышачак.
Төрле төбәкләрдән җыелган музей хезмәткәрләренең үзара профессиональ аралашуы Идел буе федераль округы музейларының эшчәнлеген яхшыртырга һәм үзара ярдәм оештырырга мөмкинлек бирә.