Казанда композитор Софья Гобәйдуллинаның олы юбилее зурлап билгеләп үтеләчәк

Бүген дөньякүләм танылган якташыбызга – 80 яшь
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге заманның мәшһүр композиторы буларак дөньякүләм танылу алган якташыбыз, Казан каласының Мактаулы кешесе Софья Гобәйдуллинаның бүген 80 яшьлек юбилее.

Шушы вакыйгага Татарстан башкаласы күптән әзерлек эшләре алып бара һәм, ниһаять, капиталь төзекләндерелеп, Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге, дистә ел эшләгәч, янә кулланылышка тапшырылачак. Аның ачылышы композитор-музыкант катнашында 3 ноябрьгә билгеләнгән. 5-19 ноябрьдә исә Софья Гобәйдуллина исемендәге “CONCORDIA” I Халыкара заманча музыка фестивале үткәреләчәк һәм аны оештыру эшләре белән фестивальның сәнгать җитәкчесе Татарстан дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры Александр Сладковский башлап йөри. Димәк, милләттәшебез ике шатлыкны бергә уртаклашыр өчен Германиядән кайтачак.

Казанның Тельман ур., 29 адресы буенча урнашкан йортта якташыбызның балачак еллары узган. Заманча музыка үзәгендә хәзер композитор турында сөйли торган музей экспонатлары, тормышы һәм иҗаты шаһитлары булган фотосурәтләр, фонотека бар, тавыш яздыру студиясе эшләячәк, музыкантлар өчен интерактив иҗат лабораториясе барлыкка киләчәк.

Бүген Казан шәһәре җитәкчелегенең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә башкала мәдәният идарәсе башлыгы Динара Камалиева шул хакта игълан итте. Аның сүзләренчә, үзәк ачылышы тантанасында Казанның “Прометей” светомузыка үзәге С.Гобәйдуллина әсәрләре буенча ясалган балалар рәсемнәре нигезендә светомузыкаль инсалляция тәкъдим итәчәк. Шәһәребез композиторы Радик Сәлимов исә иҗат һәм социаль проектлар лабораториясен, эксперименталь видео-музыкаль композиция күрсәтәчәк. Үзәкнең реставрацияләнгән мемориаль бүлмәләрендә сирәк очрый торган музыкаль инструментлар коллекциясе күргәзмәсе эшләячәк һ.б.

Киңәшмәгә рәислек иткән мэр Илсур Метшин, әле дә ярый Софья Гобәйдуллина исән, аның Казанга килүе безгә зур шатлык ул, дип билгеләп үтте. Ләкин әлеге үзәкнең тулы көченә эшләвенә ирешәсе бар: балалар музыка мәктәпләре һәм иҗат үзәкләре, яшь музыкантлар анда килеп шөгыльләнсен, үзенә җим тупласын, ә инде музей экспонатларын даими тулыландырып тору кирәк һәм моның өчен халыктан Софья Гобәйдуллина белән бәйле ядкарьләр кабул итүне оештыру зарур, дигән фикердә шәһәр башлыгы.