Фәрит Бикчәнтәев РФ театр әһелләре берлеге Секретариатына сайланды

Берлекнең рәисе булып Александр Калягин калды

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Мәскәүдә 23-24 октябрьдә РФ театр әһелләре берлегенең VI (XX) съезды уза. Аның беренче көнендә берлекнең идарә органнары сайланды. Берлекнең рәисе булып Александр Калягин калды, Секретариат составына Г.Камал исемендәге академия театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сайланды.
РФ театр әһелләре берлегенең съезды биш елга бер тапкыр уздырыла. Анда берлекнең иҗади, социаль һәм хуҗалык-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре чыгарыла. Россиядәге театрларның бүгенге хәленә кагылышлы проблемалы мәсьәләләр турында фикер алышына, берлекнең җитәкче органнары яңадан сайлана, дип хәбәр итә ТР театр әһелләре берлеге матбугат хезмәте.