ТР кинематографистлары республикада киностудия булдыру мөмкинлеге хакында фикер алышачак

Иртәгә ТР Мәдәният министрлыгында Татарстан Кинематографистлар берлегенең хисап-сайлау съезды узачак
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Мәдәният министрлыгында Татарстан Кинематографистлар берлегенең хисап-сайлау съезды узачак.
Көн тәртибендә Берлекнең рәисен сайлау, башкарылган эшкә нәтиҗә ясау, Татарстан кинематографы үсеш перспективалары хакында фикер алышу, “Татарфильм” киностудиясен булдыру мөмкинлеге һәм башка мәсьәләләр бар.
Съездның эшендә ТР Кинематографистлар берлеге әгъзалары, Татарстанның иҗат интеллигенциясе, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.