“Сәйдәш” бию театры Халыкара фестивальдә җиңү яулады

Мәскәүдә узган фестиваленең максаты — милли җыр һәм бию сәнгатен саклау һәм үстерү иде
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Мәскәүдә, яшьләр һәм студентлар арасында, “Танцуй и пой, Россия молодая!” дип исемләнгән Халыкара җыр һәм бию фестивале узды.
Милли җыр һәм бию сәнгатен саклауны һәм үстерүне, яшь талантларны барлауны, ачуны һәм аларга үсәргә булышлык итүне, халык җырларын һәм биюләрен башкаручыларның һөнәри осталыгын, шулай ук төрле юнәлештәге авторлар әсәрләрен камилләштерүне максат итеп куйган фестивальдә беренче премиягә “Сәйдәш” бию театры лаек булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге коллективның биючеләре — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары һәм аны тәмамлаган яшьләр.