news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида «Сөмбелә» ансамбле концертына әзерләнәләр

Магнитогорск Халыклар дуслыгы йортының татар мәдәнияты йорты тамашага чакыра.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск Халыклар дуслыгы йортының татар мәдәнияты бүлеге «Сөмбелә» заманча татар җыры ансамбленең яңа концерт программасы белән танышырга чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тормыш матур, дип саныйлар бу искиткеч коллективта һәм башкаларга да шатлыклы минутлар бүләк итәргә телиләр», диелә хәбәрдә. 

Концерт 25 октябрь көнне 15.00 сәгатьтә башлана. Ул Халыклар дуслыгы йортының концерт залында узачак (Мәскәү ур., 17). 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100