Кәрим Тинчурин театры Пермь өлкәсендә гастрольләрдә

Казан тамашачысы Тинчурин театры артистлары белән 24, 28 октябрь көннәрендә очраша ала

(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бу көннәрдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры — Пермь өлкәсендә гастрольләрдә. Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, труппа анда драматург Р.Сәгъди пьесасы буенча куелган “Сынган беләзек” дип исемләнгән спектакль тәкъдим итә.
25, 26 сентябрьдә исә Тинчурин театры Мамадыш һәм Питрәч район үзәкләрендә “Гөлшаян” (М.Әмир) дигән комедия күрсәтсә, 28сендә “Өти балак Гөлүзә” дигән янә бер комедия белән Нурлатта чыгыш ясый. Шушы ук комедияне 30 сентябрь көнне — Ульяновски тамашачысы, 1 октябрьдә буалылар һәм 2 октябрьдә арчалылар да күрә алачак.
Театрның гастрольләре моның белән генә чикләнмәячәк. 3-4 октябрьдә труппа “Гайфи бабай, өйлән давай!” спектаклен Самара өлкәсенең Камышлы һәм Гали авылларында күрсәтә. 5се көнне исә Самараның Похвистневски районында концерт-тамаша тәкъдим ителә.
Октябрь башында К.Тинчурин театры республика районнарында, шулай ук Казан тирәсендәге бистәләрдә чыгыш ясаячак. Ә Казан тамашачысы Тинчурин театры артистлары белән 24, 28 октябрь көннәрендә очраша ала. Алар игътибарына Х.Вахитның “Кияүләр” һәм Ш.Фәрхетдиновның “Бәйрәм белән, кызлар!” комедияләре тәкъдим ителә.