news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Районнарда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турлары башланды

Фестивальнең гала-концерты 29 сентябрьдә «Пирамида» сәхнәсендә планлаштырылган.

Районнарда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турлары башланды
архив

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате фестиваленең сайлап алу зональ турлары башланды. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

«Созвездие-Йолдызлык» яшьләр эстрада фестиваленең зональ этапларының бер өлеше яз көне үткәрелеп өлгермәгән иде.

Үткән ял көннәрендә Буа шәһәр мәйданында республиканың Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан районнары балалары чыгыш ясады. Фестивальнең жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина фикеренчә, ачык һавада чыгыш ясау балаларга ачылырга мөмкинлек биргән. 

Буа зональ турында җиңүчеләр Казанда суперфиналда чыгыш ясарга чакыру алганнар.

Бүген фестивальнең зональ туры Яшел Үзәндә дәвам итә. Чыгышлар Горький исемендәге мәдәният үзәгендә оештырылган. 3-4 сентябрьдә зональ тур чыгышлары Питрәчкә күчә.

Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов гала-концертның 29 сентябрьдә «Пирамида» сәхнәсендә булачагын әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100